Хөрмәтле хезмәттәшләр!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Архитекторлар көне белән котлыйм!
Узган мең еллар эчендә кеше тарафыннан бик күп эш башкарылды. Икътисадка, инфраструктурага, тормышыбызның сыйфатын яхшыртуга сезнең өлешегез чиксез. Һәр объект – чорның чагылышы, хәзерге заман архитектур иҗатының үрнәге, ул танылу китерә, күп кенә шәһәрләрнең һәм илләрнең визит карточкасы булып тора. Сезнең һөнәрегездә фән һәм иҗат үрелә, анда объектның ышанычлылыгы һәм ныклыгы дөрес планлаштырудан һәм төгәл хисаптан, ә объектның танылуы һәм популярлыгы – фантазиядән һәм могҗизадан тора.
Бүген без үткәннәрнең архитектурасы белән генә түгел, ә заманча карарлар һәм якты идеяләр белән дә горурлана алабыз. Казан архитектурасына карап кына шаккатырга була, монда традицияләр һәм хәзерге заман шулкадәр оста үрелеп бара, әлеге иҗади проектларга авторларның күпме тырышлыгы һәм көндәлек эшләре куелган. Сезнең ярдәм белән Казан бик күп стильләрне һәм юнәлешләрне берләштергән архитектура үзенчәлеген җәлеп итә, һәм республика халкы һәм кунаклары өчен тагын да кызыграк була бара.
Кадерле архитекторлар! Тормышыбызны бизи торган иҗат җимешләрегез, эшкә иҗади яктан якын килүегез, шулай ук зур җаваплылыкны, белемне, хәстәрлекне һәм игътибарны таләп итүче хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, иҗат һәм илһам, барлык эшләрегездә дә уңышлар, хыяллар һәм шатлык телим. Сезнең иҗади эшчәнлегегезнең искиткеч нәтиҗәләре татарстанлыларның бер буынын гына куандырмасын!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов