Хөрмәтле Виталий Игорь улы!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы Сезне юбилеегыз белән котлый!
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә нәтиҗәле, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Зур эш тәҗрибәсе, үз эшегезне яхшы белүегез һәм Татарстан Республикасының төзелеш тармагы хакына зур өлеш кертүегез Сезнең һөнәри осталыгыгыз өчен горурлык уята. Ихтыяр көчегез, оптимизм, эшкә бирелгәнлегегез соклану һәм хөрмәткә лаек.
Тәҗрибәле һәм энергияле эксперт буларак Сез иң катлаулы һәм җаваплы бурычларны оператив һәм профессиональ рәвештә хәл итә белүегезне берничә тапкыр исбатладыгыз. Сезнең казанышларыгыз Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы, Казан шәһ. Мэрының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
Бай тормыш тәҗрибәсе, оештыру таланты, кабул ителә торган карарларның нигезле булуы киләчәктә дә сезнең иң кыю планнарыгызның һәм башлангычларыгызның уңышлы итеп гамәлгә ашырылуына ярдәм итәчәк. Сезгә бу матур көндә зур һөнәри үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телибез. Иң изге теләкләр Сезгә һәм якыннарыгызга!
Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелеге һәм коллективы