«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Раян Сәхипҗан улы Мөхәммәтҗановны юбилее белән котлый!

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Раян Сәхипҗан улы!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зур эш тәҗрибәгез, үз эшегезне яхшы белүегез «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең тирән ихтирамын казанды. Сезнең йөзегездә республика Татарстан Республикасының атказанган төзүчесен, хезмәт ветеранын, үз эшенең остасын, зур тормыш тәҗрибәсе булган зирәк җитәкчене белә. Сезнең югары профессиональлектә нигезләнгән күпкырлы эшчәнлегегез һәрвакыт Сезнең алда куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итүгә китерде. Сезнең эшлекле һәм әхлакый сыйфатларыгыз – максатчанлылыгыз, актив тормыш позициягез, хезмәт сөючәнлелегез, гаделлелегез һәм намуслылыгыз – безнең Учреждение эшчәнлеге өчен һәрвакыт зур әһәмияткә ия булды.

Бу көнне Сез көч һәм иҗади энергия чәчәк атуында каршылыйсыз. Сезнең актив эшчәнлегегез иң игелекле сүзләргә лаек. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә һәм ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда да уңышлы нәтиҗәләр, бәхет һәм иминлек теләргә рөхсәт итегез. Җиңел һәм оптимистик кәефегез заман белән бергә атларга мөмкинлек бирсен, ә тормыш тәҗрибәсе яңа перспективалар ачсын!

Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелеге һәм коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International