Казанның Совет районында яңа Бакча үзәге төзеләчәк

2019 елның 13 сентябре, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре Казан шәһәрендә яңа Сәүдә үзәге төзелешенә уңай бәяләмә бирделәр. Сәүдә үзәге Совет районында «Мега» сәүдә үзәге янында урнашачак.

Җир кишәрлегендә түбәндәге әйберләр урнашалар:

  • Сәүдә үзәге бинасы;
  • Бакча үзәгенең ачык сәүдә мәйданчыгы;
  • керү юллары, тротуарлар һәм велосипед юллары;
  • ачык типтагы парковка;
  • 32 урынга исәпләнгән ябык велопарковка;
  • товар ишегалды;
  • китерү сарае;
  • зур габаритлы товарларны йөкләү зонасы.

Сәүдә үзәгенең проектлана торган бинасы 1-2 катлы, планда туры почмаклы формага ия, төп өлештән һәм бакча үзәгеннән тора. Бинаның төп өлеше – бер катлы сәүдә залы, мәйданы якынча 7 мең кв. м. Беренче катта ярдәмче бүлмәләре булган кафе урнашкан. Икенче катта административ-көнкүреш һәм хезмәт бүлмәләре урнашкан. Бинаның төп өлешенә 3 мең кв. метрдан артык мәйданлы бакча үзәге керә.

«Сәүдә үзәге. Җир участогының почта адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Совет районы, Җиңү пр-кты» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объекты буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International