Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрын алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза үткәрү буенча бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрын алып бару һәм әлеге реестрдан мәгълүмат тапшыру тәртибен төгәлләштерде. «2018 елның 22 февралендә чыккан 115/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза үткәрү буенча бердәм дәүләт бәяләмәләр реестрын алып бару һәм анда булган белешмәләрне һәм документларны тапшыруның бердәм дәүләт реестрын алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 21 гыйнварында чыккан 19/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы нигезендә:

  • смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү предметына кертелде;
  • БДБРнан белешмәләргә керү тәртибе ачыкланды;
  • шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек итү тәртибе җайга салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International