ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрын тәкъдим итте.


29
май, 2020 ел
җомга

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатыннан Россиянең төзелеш министрлыгы күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте.


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мөрәҗәгать итүчеләрнең дәүләтнеке булмаган экспертиза турындагы еш бирелә торган сорауларына җавап бирде.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе нәтиҗә алу гарантиясе белән дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрә.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ: «Татарстан» журналында басма: профессионаллар тарафыннан төзелгән тарих.

Кадерле Татарстанлылар! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелемнән истәлекле юбилей датасы – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез. 


26
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 маенда чыккан 17207-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 7 маенда чыккан 17329-ИФ/09 һәм 17354-ИФ/09 номерлы Россия төзелеш министрлыгының хатларына өстәп, Россия төзелеш министрлыгы 2020 елның II кварталында төзелеш буенча смета бәясенең үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.

2020 елда һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына, һичшиксез, Федераль берәмлек бәяләрне (ФББ) һәм финанс ягыннан тәэмин итү чыганагы Россия Федерациясе Федераль бюджеты акчалары булган контрактлар (шартнамәләр) буенча чыгымнарга карата каралган Россия төзелеш министрлыгының төзелеш буенча смета бәясенең үзгәреш квартал саен чыгарыла торган индексларын куллану мәҗбүри.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы «1997 елның 27 декабрендә чыккан 1636 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проектын әзерләде һәм халык алдында фикер алышуга чыгарды, ул техник таныклыкларны алу процессын гади һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә.

Россиянең төзелеш министрлыгы шәхси һәм торак төзелеше (алга таба – ШТТ) белән бәйле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелүнең бердәм стандартларын билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International