Мәҗит Хаҗип улы Салихов Бөтендөньякүләм әйләнә-тирә мохит көне белән котлый!

2020 елның 5 июне, җомга

Хөрмәтле коллегалар, әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләре, экологлар!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген экология милли сәясәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Әйләнә-тирә дөньяның сыйфатын күтәрүгә, табигый ресурсларны саклауга һәм торгызуга зур игътибар бирелә. Эчәргә яраклы суның сыйфаты арта, су объектларын савыктыру үткәрелә, яңа табигать саклау территорияләре булдырыла, урманнар торгызыла, калдыклар белән эш итү системасы модернизацияләнә.

Бу көнне үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән әйләнә-тирә мохитнең торышын тикшереп торуны тәэмин итүче барлык белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Мондый белгечләр белән безнең Учреждение дә горурлана. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә гамәлдәге норматив документлар һәм методикалар нигезендә объектларны төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләүне үткәрүче аттестацияләнгән экспертлар эшли.

Хөрмәтле коллегалар, сезнең нәтиҗәле һәм иҗади хезмәтегез нәтиҗәсендә Ватаныбызның матурлыгы саклана һәм арта. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International