Яшел түбәне урнаштыру буенча стандарт гамәлгә керде

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

2020 елның 1 июненнән «Биналарның һәм корылмаларның яшелләндерелә һәм эксплуатацияләнә торган түбәләре. Техник һәм экологик таләпләр» 58875-2020 номерлы ГОСТ Р гамәлгә керде. Стандарт яшелләндерелә торган түбәләрне проектлаштыруга, төзүгә, РФ барлык климат зоналарындагы төрле функциональ билгеләнеше буенча биналар һәм корылмалар түбәләрендәге яшелләндерелгән һәм эксплуатацияләнә торган конструкцияләрне ремонтлауга, төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә карата тарала. Документ түбәндәге әйберләрне билгели:

  • яшелләндерелә һәм эксплуатацияләнә торган түбәләргә карата төп нигезләмәләр һәм гомуми таләпләр;
  • яшел түбәләрнең типологиясе;
  • яшелләндерүнең экстенсив, ярты интенсив һәм интенсив типлары;
  • субстратларга, үлчәү йөкләнешләренә, конструктив карарларга, эшләр җитештерү һәм тапшыру, яшел үсентеләрне эксплуатацияләү һәм карап тотуга карата таләпләр.

Биналар һәм корылмалар түбәләрендә яшелләндерелә һәм эксплуатацияләнә торган конструкцияләрне проектлаштырганда һәм төзегәндә, әлеге стандарт таләпләреннән тыш, биналарны һәм корылмаларны проектлаштыруның гамәлдәге нормалары, иминлек техникасы һәм хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International