ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2021 ел
җомга

Проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «ТР, Яр Чаллы шәһ., Хайер Корпорациясе ур., з/у 136 адресы буенча урнашкан индустриаль парк ихтыяҗлары өчен тулай торак» объекты буенча уңай бәяләмә бирделәр.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 13 июленнән 19 июленә кадәр мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрүне дәүләт һәм муниципаль заказчылар, төзүчеләр, техник заказчылар, муниципаль берәмлекләр – БК, КТИ башлый. Белем алу программалары ТР төзелеш министрлыгы һәм ММТ буенча әйдәп баручы практиклар ярдәмендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан эшләнгән. Укулар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә үтә.


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Хәзер безнең заказчылар өчен яңа сервис бар –  проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча бәяләмәләр электрон XML-документ форматында башкарыла.


16
июль, 2021 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә Лобачевский ур. буенча урнашкан мәдәни мирас объектын саклап калу буенча уңай бәяләмә бирде, бу йортта 1897 елның көзеннән 1899 елның язына кадәр бөек рус артисты Василий Иван улы Качалов яшәгән.

Россия төзелеш министрлыгы конструктив элементларның факттагы техник торышын исәпкә алып һәм техник тикшерү нигезендә, эшләрне башкару срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Закон проекты эксперт бергәлеге белән фикер алышынды һәм аның тарафыннан хуплана.


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия төзелеш министрлыгы Җыентык № 19. Шәһәр инфраструктурасы биналары һәм корылмалары. ТБН 81-02-19-2021 үзгәрешләр кертте. Әлеге үзгәрешләр элек булмаган объектлар төзелеше өчен акчалата ихтыяҗны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Россиянең бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе хезмәт ияләренә короновирустан вакцинация ясау процессына җаваплы карауларын сорап мөрәҗәгать итә. Вакцинация бушлай үткәрелә.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан сәламәтлек саклау объектларын төзү, капиталь ремонтлау, үзгәртеп кору буенча 11 бәяләмә бирелде. Эшләр Татарстан Республикасының Казан шәһ., Азнакай, Әлки, Арча, Лениногорск һәм Спас районнарында үтәчәк.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә, Бөгелмә, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча бәяләмәләр бирелде

Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан «Зур габаритлы модульләрдән торган биналар. Проектлау һәм төзелеш кагыйдәләре. Төп нигезләмәләр» инновацион КҖ 501.132800.2021 расланды (2021 елның 13 маенда чыккан 284 номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International