Тыңлаучылар өйрәнелгән материалны белүгә карата йомгаклау тестын үттеләр һәм ММТ исәпкә алып, проектлау өчен биремне төзү буенча практик биремне эшләделәр.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директорының урынбасары Любовь Алексей кызы Кәримова, «Союзхимпромпроект» ПИ мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Айрат Рөстәм улы Исхаков һәм «Казан ГипроНИИавиапром» АҖ ММТ бүлегенең баш белгече Владимир Юрий улы Грачев тантаналы рәвештә таныклыклар һәм белем алу турында сертификатлар тапшырдылар.