Бөек рус артисты Василий Иван улы Качалов йортын реставрацияләү буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 16 июле, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә Лобачевский ур. буенча урнашкан мәдәни мирас объектын саклап калу буенча уңай бәяләмә бирде, бу йортта 1897 елның көзеннән 1899 елның язына кадәр бөек рус артисты Василий Иван улы Качалов яшәгән.

Тикшерү барышында капиталь төзелеш объекты буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламентларның таләпләренә туры килүе ачыкланды. Капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлау биременә, мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Проектның төп характеристикалары:

  • Бинаның гомуми мәйданы якынча 2460 кв. м
  • Бинаны күргәзмә заллары өчен җайлаштыру планлаштырыла
  • Биналарның эчке бизәкләре, интерьерлары, архитектура чишелешләре һәм фасадлары торгызылачак
  • Тышкы баскычны, югалган диварларны һәм бүлгеләрне, баскыч мәйданчыкларын торгызу планлаштырыла
  • Төзекләндерү үз эченә территорияне яшелләндерүне, юл өслеген торгызуны, территорияне тышкы яктан яктыртуны ала

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

Экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International