«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры Мәҗит Хаҗип улы Салихов: Экспертизаның бөтен процессы тулысынча автоматлаштырылган булганга күрә, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен ил буенча дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча хезмәтләр күрсәтә. Без беренчеләрдән булып XML-документ форматында экспертиза бәяләмәләрен әзерләүгә күчтек. Бу безнең заказчыларга экспертиза бәяләмәсен берничә секунд эчендә формалаштырырга мөмкинлек бирә һәм QR-кодлы цифрлы бәяләмәдән гыйбарәт, аны шунда ук Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры сайтында тикшерергә мөмкин. Безнең илдә бары тик берничә экспертиза гына коммерцияле объектлар буенча бәяләмә бирергә вәкаләтле, алар заказчының шәхси акчалары хисабына, дәүләт үрнәгендәге бәяләмә форматында төзелә, шул исәптән – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ. Без төрле катлаулы объектларны карап үтәбез һәм заказчыларга югары сервис тәкъдим итәбез. Беренчедән, бу үзара хезмәттәшлекнең уңайлы форматы, икенчедән, бу экспертларның югары квалификациясе һәм безнең бәяләмәләрнең сыйфаты. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ нән дәүләт үрнәгендәге бәяләмә белән төзелеш өчен рөхсәт алу күпкә җиңелрәк. Ә уникаль бонус программасы безнең заказчыларга кабат мөрәҗәгать иткән вакытта экспертиза бәясенең 50% ына кадәр акчаны янда калдырырга мөмкинлек бирә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ заказчыларга экспертиза бәясен кабат мөрәҗәгать иткәндә 50% КА КАДӘР киметергә тәкъдим итә.