«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча Ярдәм итү үзәге булып тора һәм партнерлар белән берлектә 2021 елның 3 августыннан 13 августына кадәр «Проектның баш инженеры. Предприятие эшчәнлегенә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү» дигән квалификация күтәрү курслары оештыра.
Әлеге төзәтмәләр капиталь объектлар төзелешенең смета бәясен билгеләү буенча ресурс-индекс ысулына күчүне тәэмин итү максатыннан кертелгән.
«Капиталь төзелеш объектын төзү, үзгәртеп кору өчен рөхсәт алу таләп ителми торган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 13 июлендә чыккан 1173 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән төзелеш өчен рөхсәт таләп ителми торган объектлар исемлеге тулыландырылды.
Россия төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елдан мәгълүмати модельләштерүне үзләштермәгәнлеләргә «төзелеш объектларына экспертиза үткәрү кыен булачак».
Төзелеш өлкәсендә яңа стандартлар кабул ителде.
2021 елның 20 июленнән Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан РФ төзелеш министрлыгының дәүләт хезмәткәрләренә коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашырга рөхсәт бирелде, һәм аны алу тәртибе билгеләнде.
2021 елның 8 августыннан төзелеш контролен үткәргәндә заказчыга тәкъдим ителгән контрактның типлаштырылган формасы гамәлгә керә.
Төзелеш һәм үзгәртеп кору өчен экологик экспертиза бәяләмәсе таләп ителми торган объектлар исемлеге билгеләнде («Экологик экспертиза турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 2 июлендә чыккан 341-ФЗ номерлы Федераль закон).
«Төзелеш ресурсларының смета бәяләрен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирү формаларын раслау турында» 2021 елның 5 июлендә 2020 елның 30 декабрендә чыккан 893/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казанда, Буада һәм Мамадышта төзелеш һәм үзгәртеп кору проектлары буенча бәяләмәләр бирде.