«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза: Яр Чаллы шәһ. технопарк хезмәткәрләре өчен тулай торак

2021 елның 23 июле, җомга

Бөтен Россия буенча теләсә нинди катлаулы проектларга экспертиза ясыйбыз

Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү

Берничә секунд эчендә электрон XML-документ форматында бәяләмәләр бирәбез

Проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «ТР, Яр Чаллы шәһ., Хайер Корпорациясе ур., з/у 136 адресы буенча урнашкан индустриаль парк ихтыяҗлары өчен тулай торак» объекты буенча уңай бәяләмә бирделәр.

Проект карарлары:

  • Тулай торак өч блоктан тора һәм вахта ысулы буенча эшләүче хезмәткәрләрнең вакытлыча яшәве өчен билгеләнгән.
  • Бинаның гомуми мәйданы якынча 16 614 кв. м.
  • Торак бүлмәләрнең гомуми сыйдырышлыгы – 878 кеше.
  • Бүлмәләрдә 2 яки 4 кеше яшәү каралган.
  • Бина составында мини супермаркет, уеннар өчен бүлмәләр, төшке аш залы, банкет бүлмәләре, спорт залы урнашачак.

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны аша, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперт эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Гүзәл Рифат кызы Ногманова белән киңәшләшергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International