«Төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 29 гыйнварында чыккан 57/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән Китапларга үзгәрешләр кертелде.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Сезгә заказ бирүче тарафыннан расланган бәя күрсәткечләренең чагыштырма таблицасы белән, иң экономияле вариант сайланышы белән прайс-листлар буенча смета документларына кертелгән материаллар һәм җиһазлар бәясен конъюнктур яктан анализлау кирәклеге турында хәбәр итә.
Кадерле ветераннар, Ватанны саклаучылар, хезмәттәшләр, партнерлар, дуслар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа электр челтәре хуҗалыгы объектларының өлешендә электр энергетикасы объектларының капиталь төзелеше буенча типлаштырылган технологик карарларының эреләндерелгән бәяләр нормативлары 2018 елның 1 гыйнварына булган бәяләрдә исәпләнгән һәм ӨБС алмыйча, җир салымы һәм оешмалар милкенә салым түләүдән башка китерелгән.
2019 елның 25 февраленнән проектлана торган капиталь төзелеш объектының һәм кабат кулланыштагы икътисади яктан нәтиҗәле документлары булган каптөзелеш объектының тиңдәшлек критерийларын билгеләүче 2018 елның 16 октябренда чыккан 662/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керәчәк.
2019 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелешне техник җайга салу һәм шәһәр төзелеше законнары өлкәсендә төп үзгәрешләр» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үткәрә.
2019 елның 21 февраленнән 1 мартына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Оешмага һөнәри стандартларны кертү» квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның I кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларын, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен, шулай ук җиһазлар смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Әлкидәге Ата елгасы аша күпер төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Норлат ат заводы» ҖЧҖ территориясендә ат-спорт манежы» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.