Кадерле ветераннар, Ватанны саклаучылар, хезмәттәшләр, партнерлар, дуслар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу истәлекле көн бөтенхалык бәйрәме булып тора. Безнең вакытта аның турында күзаллау бераз үзгәрде, әмма төп кыйммәтләр – үз илеңне ярату һәм хөрмәт итү, Ватаныбызны яклау, якын кешеләр турында кайгырту үзгәрешсез калды!
Бу бәйрәм Ватанга хезмәт итүче һәм һәр көнне үз иленең гражданнары мәнфәгатьләрен якларга әзер булган һәрбер ир-ат өчен дә кадерле. Бу чын патриотлар – лаеклы һәм көчле ир-атлар бәйрәме! Ватанны саклаучыларның батырлыгы – хәзерге дөньяда бернинди үзгәрешләрдән дә курыкмый торган тарихның зур һәм мәһабәт дөреслеге. Бу яшьләргә даими тәрбия бирү мәктәбе. Бу чын, нәтиҗәле патриотизм үрнәге, халкыбызда булган барлык буыннарның бердәмлеген ачык дәлилләү.
Чын күңелдән Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән яки хезмәт итүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Ил хакына хезмәт итүчеләрнең һәм безнең җәмгыять өчен Ватаныбызга намус һәм тугрылык үрнәге булып торган барлык кешене дә котлыйм. Барлык ир-атларыбызга һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, оптимизм һәм барлык башлангычларда уңышлар телим. Тормышыгыз уңай эмоцияләр, тугры дуслар, шатлыклы көннәр белән тулсын!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов