Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Сезгә заказ бирүче тарафыннан расланган бәя күрсәткечләренең чагыштырма таблицасы белән, иң экономияле вариант сайланышы белән прайс-листлар буенча смета документларына кертелгән материаллар һәм җиһазлар бәясен конъюнктур яктан анализлау кирәклеге турында хәбәр итә.
Конъюнктур анализ тулы күләмдә үтәлергә һәм «Документларны рәсмиләштерүгә карата таләпләр» ГОСТ Р 6.30-2003 нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш. Әлеге таләп Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнарны үтәү буенча тикшерү актларында күрсәтелгән.
Материаллар һәм җиһазлар бәясенең конъюнктур анализ таблицасы үрнәген күчереп алырга