Мәҗит Хаҗип улы Салихов Әниләр көне белән котлый!

2019 елның 22 ноябре, җомга

Кадерле һәм сөекле хатын-кызлар – әниләр һәм әбиләр!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Һәрберебез өчен әни чиксез мәхәббәтне, яктылыкны, җылылыкны, ямьне, өметне, илһамны һәм зирәклекне гәүдәләндерә торган кеше. Бу бәйрәм көнендә без туган, тәрбиягә, опекага алынган балаларны тәрбияләгән һәм тәрбияләүче барлык хатын-кызларга бөек кайгырту, йомшаклык һәм наз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәбез.

Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле булачак. Ана һәм балаларга ярдәм итү, гаилә институтын ныгыту, демографик хәлне яхшырту, үсеп килүче буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм рухи-әхлакый яктан тәрбияләнүен пропагандалау – безнең ил һәм республика сәясәтенең төп приоритеты булып тора.

Кадерле әниләр, Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яраткан һәм кадерле кешеләрегездән мәхәббәт һәм кайгырту өчен рәхмәт алуларыгызны телим! Тормышыгызда гаилә даирәсенә җыенырга, йортыгызны күңел җылысы белән тулыландырырга, балаларыгыз белән куанырга һәм горурланырга матур сәбәпләр күбрәк булсын! Бәхетле булыгыз!

Хөрмәт белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International