«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәттә торак йортлар төзелешенә уңай бәяләмәләр бирде

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт шәһәрендә ике торак йорт төзелеше буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Төзелеш ике этапта каралган: беренче этап – 298 фатирлы 7-9 катлы торак йорт, икенче этап – 63 фатирлы 9 катлы торак йорт. Йортларны Автомобильчеләр урамы буенча төзү планлаштырыла.

Капиталь төзелеш объектларының проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, төзүченең проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International