Кадерле укучыларыбыз! Сезгә «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа чыгарылышы (2019 елның 4 кварталы) турында хәбәр итәбез.
Россиянең төзелеш министрлыгы Россиянең спорт министрлыгы белән берлектә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендә чыккан 131-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән каралган вәкаләтләрне тормышка ашыру кысаларында, һәм «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 8 маенда чыккан 204 номерлы РФ Президенты Фәрманының һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты нигезләмәләрен тормышка ашыру максатыннан, спорт һәм балалар өчен уен инфраструктурасы чаралары белән иҗтимагый һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча методик тәкъдимнәрне раслады.
2019 елның 31 декабреннән 2019 елның 2 декабрендә чыккан 754/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, ул проект һәм эзләнү эшләрен башкаруга карата типлаштырылган дәүләт (муниципаль) контрактын гамәлдән чыгарды.
Инженерлык эзләнүләр, проектлаштыру, төзелеш һәм сүтү буенча реестрны урнаштыру өчен электрон мәйданчык билгеләнде.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварындагы бәяләр дәрәҗәсенә карата эшләнгән төзелеш бәяләренең эреләнгән нормативларын раслады.
Үз белемнәрен һәм осталыкларын бәяләргә, профессионаллардан тәҗрибә алырга, дустанә атмосфера һәм көндәшлек рухын тоярга — төзелеш тармагы белгечләрен мотивацияләүнең һәм үстерүнең нәтиҗәле практикасы. Нәкъ менә шул максат белән Татарстанда 7 нче тапкыр төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге белгечләр өчен «Иң яхшы сметчик» дигән һөнәри осталык конкурсы үтәчәк.
2019 елның 4 декабрендә чыккан 767/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән «Капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын алып бару һәм анда булган белешмәләрне һәм документларны тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 22 февралендә чыккан 115/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектларының проект документлары буенча экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын (ББДР) алып бару һәм анда булган белешмәләрне һәм документларны тапшыру тәртибенә карата үзгәрешләр кертелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинны Россия төзелеш министрлыгының Беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнүе белән котлый.
Чәршәмбе көнне, 22 гыйнварда, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин Россиянең төзелеш министрлыгында беренче эшлекле киңәшмә үткәрде, анда ведомство алдында торучы төп бурычлар билгеләнде.
Мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елга дәүләт экспертизасындагы үзгәрешләр буенча укулар үткәрә.