Спорт һәм балалар өчен уен инфраструктурасы чаралары белән территорияләрне төзекләндерү буенча методика расланды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Россиянең төзелеш министрлыгы Россиянең спорт министрлыгы белән берлектә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендә чыккан 131-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән каралган вәкаләтләрне тормышка ашыру кысаларында, һәм «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 8 маенда чыккан 204 номерлы РФ Президенты Фәрманының һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты нигезләмәләрен тормышка ашыру максатыннан, спорт һәм балалар өчен уен инфраструктурасы чаралары белән иҗтимагый һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча методик тәкъдимнәрне раслады.

«Спорт һәм балалар өчен уен инфраструктурасы чаралары белән җәмәгать һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча методик тәкъдимнәрне раслау турында» 2019 елның 27 декабрендә чыккан 897-пр/1128 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм РФ спорт министрлыгы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International