«Иң яхшы сметчик» конкурсы: узган елларда катнашучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Үз белемнәрен һәм осталыкларын бәяләргә, профессионаллардан тәҗрибә алырга, дустанә атмосфера һәм көндәшлек рухын тоярга — төзелеш тармагы белгечләрен мотивацияләүнең һәм үстерүнең нәтиҗәле практикасы. Нәкъ менә шул максат белән Татарстанда 7 нче тапкыр төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге белгечләр өчен «Иң яхшы сметчик» дигән һөнәри осталык конкурсы үтәчәк.

«Иң яхшы сметчик» – төзелеш өлкәсендә иң абруйлы һөнәри конкурсларның берсе. Конкурста сметалар төзү күнекмәләре һәм бу өлкәдә профессиональ белемнәре булган һәр белгеч катнаша ала. Безнең илнең барлык почмакларыннан булган сметачикларны катнашырга чакырабыз! Конкурс 2 марттан 10 августка кадәр үтәчәк, заявкаларны 2020 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.

Конкурс турында өстәмә мәгълүмат:

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»):
+7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru
Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22

2020 елда конкурста катнашу шартлары биредә

Конкурсантларга узган елларда җиңүчеләрдән киңәшләр:

НЕЛЛИ АЛЕКСЕЕВА, «Казан Гипронииавиапром» АҖ төркеме башлыгы

2014 һәм 2017 елларда 1 нче һәм 2 нче урын, 2017 елда Мәскәүдә Бөтенроссия сметачиклар конкурсында «Төзелешнең смета бәясен исәпләү юнәлеше буенча иң яхшы белгеч» номинациясендә 1 нче урын.

– Конкурста катнашу – ул инде җиңү. Мондый чараларда катнашып, син кичергән хис-кичерешләр бик якты. Конкурс, һичшиксез, көчле һөнәри этәргеч, үсеш бирә. Һәм әйе, мин күтәрелешкә ирештем, хәер, бу максат та түгел иде!

НАИЛӘ ПЕРОВА, ТР буенча РПФ бүлеге – ДУ капиталь төзелеше һәм ремонты буенча бүлек башлыгы

2016 елда 1 нче урын.

– Бер генә хезмәттәшем дә 2015 елда конкурста катнашырга дигән карарымны белми иде, һәм мин икенче урынны яуладым. Әмма мин җиңәргә планлаштырган идем һәм бер елдан соң үз максатыма ирештем. Мин үзем булдыра алганымны һәм үзем, чыннан да, һөнәремдә иң яхшысы икәнемне расларга бик теләдем. Конкурста катнашу – ул уңайлылык кысаларыннан чыгу. Быел хезмәттәшләремә уңышлар телим!

ГӨЛНАЗ ЗИННӘТУЛЛИНА, «Казан Гипронииавиапром» АҖ смета бүлеге төркеме башлыгы

2018 елда 1 нче урын.

– Җиңү аркасында мин үз көчемә ышандым, искиткеч эмоцияләр алдым! Конкурста катнашу – ул үз-үзеңне, үз һөнәри осталыгыңны күрсәтү һәм үз квалификацияңне, белем һәм осталыгыңны тикшерү мөмкинлеге. «ТР иң яхшы сметчигы» конкурсының дәвам итүе бик шатлыклы, бу – үзеңне ныклыкка һәм чыдамлыкка тикшерү өчен иң яхшы ысул. Һәркемнең җиңү мөмкинлеге бар!

АЛЬБИНА ХӘЙРУЛЛИНА, «Сетевая компания» ААҖ II категорияле белгече

2019 елда 1 нче урын.

– Конкурста җиңү минем өчен көтелмәгән хәл булды! Мин барлык хезмәттәшләремә бу конкурста катнашырга киңәш итәм: һичшиксез, үзеңне сынап карарга, курыкмаска кирәк. Без, гадәттә, рутина белән шөгыльләнәбез, ә конкурс – гадәтләрдән читкә чыгу мөмкинлеге. Ярдәм өчен гаиләмә, хезмәттәшләремә, җитәкчелеккә бик рәхмәтлемен.

КОНКУРСТА БАШКА РЕГИОННАРДАН СМЕТЧИКЛАР ДА КАТНАША.

Мәсәлән, АЛЕНА СМОЛЬКОВА, проект-смета эше буенча әйдәп баручы инженер, Иркутск өлкәсенең Братск шәһәреннән:

– Мин күптән сметчиклар конкурсында катнашырга теләдем һәм Татарстанда моның турында мәгълүмат тапкач, шунда ук: миңа да үз көчемне сынап карарга мөмкинме дип яздым? Миңа әйе дип әйткәч шатлыгымны күз алдыгызга китерәсезме?! Финалга эләгүемә һәм Казанга икенче тапкыр килә алуыма бик шатмын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International