Төзелеш өлкәсендә белгечләр өчен яңа милли һәм дәүләтара стандартлар расланды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге 2020 елның 21 июлендә «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» темасына вебинар үткәрә.
РФ төзелеш министрлыгы бинаны файдалануга тапшырганчы ук элемтә челтәрләренә мәҗбүри тоташтыру турында тәкъдим кертте. Шуның нәтиҗәсендә, фатирларга күченгәннән соң биналар сыйфатлы заманча элемтә хезмәтләре белән тәэмин ителәчәк. Ә операторларга челтәрләрне салу өчен төзүче тарафыннан ясалган барлык каналларны йортка тоташырга гына кала.
2020 елның июнь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 75 юл инфраструктурасы объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
РФ Хөкүмәте тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексына карата проект документларына экспертиза һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына аттестация, яңадан аттестацияләү тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
2020 елның 1 июленнән төзелеш өлкәсендәге яңа документлар гамәлгә керде.
Россиянең төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе буенча 2020 елның III кварталына торак урын буенча гомуми мәйданның бер квадрат метр бәясе нормативын 48 634 сум күләмендә раслады.
«Техник җайга салу» төшенчәсе үз эченә өч өлкәдә хокукый җайга салуны ала: техник законнар, стандартлаштыру, туры килүне бәяләү.
2020 елның 30 июнендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан смета нормаларына карата үзгәрешләр кертелде.
Заманча цивилизацияле җәмгыять теләсә кайсы кеше өчен мөмкинлекләрдән тигез файдалануны күздә тота. Әмма җәмәгать мохите аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен һәрвакытта да үтемлелек критерийларына җавап бирми. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге объектларның үтемлелегенә, күнекмәләрне эшкәртүдә ярдәм итүгә, төрле төркем инвалидларга ярдәм һәм хезмәт күрсәтүгә, «Социаль инфраструктура объектының һәркем файдалана алырлык паспорты»н төзүгә карата таләпләр буенча белем алу чараларын үткәрә.