«Восток» балалар сәламәтләндерү лагере төзелеше

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

«Восток» балалар лагере төзелеше проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. «Ял» балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча Шәһәр үзәге» Казан шәһ. муниципаль бюджет яшьләр сәясәте учреждениесенең «Восток» балалар сәламәтләндерү лагере» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Төзелешнең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Казан шәһ., Горький шоссесы ур., 164 адресы буенча урнашкан участок территориясендә гамәлдәге корылмалар бар инде, алар демонтажланачак.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International