РФ төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү буенча, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләүнең яңа методикасын раслады (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгы боерыгы).
2020 елның 1 октябрендә Өлкән буынга карата мәрхәмәт һәм хөрмәт көне уңаеннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм ТР ТКХ иҗтимагый контроль Үзәге Ачык ишекләр көне үткәрә. Аның кысаларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча - коммуналь түләүләр, торак законнары, ТКХ өлкәсендә хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча бушлай семинар булачак.
2020 елның 15 июнендә чыккан 318/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга бәйле чыгымнарны билгеләү Методикасы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8.3 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, капиталь төзелеш объектларын сүтү буенча смета бәясен билгеләгәндә куллану өчен билгеләнгән.
Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Кукмара шәһ. универсаль спорт залын төзү» капиталь төзелеш объекты буенча бирелгән проект документларын проектлаштыруга карата бирем таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
2020 елның 12 сентябрендә чыккан 1417 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәргәндә кулланылырга тиешле таләпләрне үз эченә алган, шулай ук капиталь төзелеш объектларын архитектура-төзелеш яктан проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү һәм сүтү вакытында кулланылырга тиешле таләпләрне үз эченә алган стандартлаштыру буенча документлар реестрын формалаштыру һәм алып бару Кагыйдәләре расланды.
РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсе нигезендә, мондый документларны, региональ һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын әзерләү өчен башкарылган проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре (әгәр региональ һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча эшләрне башкарганда конструктив һәм ышанычлылык һәм куркынычсызлыкның башка характеристикалары кагылып үтсә) дәүләт экспертизасын үтәргә тиеш.
Әлмәт шәһәрендәге органы булган киноконцерт залы төзелешенең проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды. Тапшырылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Проект документлары проектлаштыру биременә, техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 29 июлендә чыккан 29340-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 5 августында чыккан 30539-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 18 августында чыккан 32427-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 19 августында чыккан 32582-ИФ/09 номерлы, 2020 елның 28 августында чыккан 34144-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2020 елның III кварталында төзелеш буенча смета бәясенең тәкъдим ителә торган үзгәреш индекслары, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. Сибгат Хәким урамы буенча спортның пляж төрләре Үзәге төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә бирде.
РФ Хөкүмәте тарафыннан «Төзелеш мәгълүматының классификаторын формалаштыру һәм алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 12 сентябрендә чыккан 1416 номерлы карар кабул ителде.