2020 елның октябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә - ТР Аксубай МБ, ТР Актаныш МБ, ТР Алексеевск МБ, Әлки МБ, ТР Буа МБ, ТР Зәй МБ, ТР Яшел Үзән МБ, ТР Кама Тамагы МБ, ТР Лениногорск МБ, ТР Мамадыш МБ, ТР Түбән Кама МБ, ТР Яңа Чишмә МБ, ТР Сарман МБ, ТР Спас МБ, ТР Чирмешән МБ, ТР Чистай МБ, шулай ук Яр Чаллы шәһ. урнашкан ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча 17объектны карап үтте. Барлык объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Объектлар исемлеге (октябрь 2020)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма