«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ торак төзелеше объектлары буенча 16 бәяләмә бирде

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 16 торак йортның проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.

Объектлар буенча бәяләмәләр бирелде, шул исәптән:

  • Казан шәһ. Совет районындагы «Светлая долина» ТК күпфатирлы йорт;
  • Казан шәһ. Киров районындагы «Салават Күпере» ТК күпфатирлы йортлар;
  • Казан шәһ. Совет районындагы Ноксин авышлыгы урамы буенча торак булмаган биналар белән 14-16 катлы торак йорт;
  • ТР Биектау МБ 40 фатирлы торак йорт.

Объектлар исемлеге (октябрь 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International