«Казан Ривьерасы» КК төзелештә экспертиза һәм бәя кую буенча ел саен үткәрелә торган семинар узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Семинарның оештыручылары булып Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе чыкты.

Семинарны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Сәхап улы Гыймаев ачты.

Аннары семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов мөрәҗәгать итте.

Семинарда түбәндәге актуаль темалар каралып үтте, тулырак мәгълүматны буклетта карый аласыз (карарга)

Семинарга теркәлергә өлгермәгән барлык теләгән кешенең семинар язмасын алырга мөмкинлеге бар. + 7 (843) 253-75-49 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чара призлар уйнатуын башлап җибәрү һәм семинарда катнашу турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International