«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф өлкәсе объектлары буенча 24 бәяләмә бирде

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елның октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 24 мәгариф учреждениесен төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча проект документларын карап үтте:

  • ТР Әгерҗе МБ, ТР Питрәч МБ, ТР Чистай МБ мәктәп-интернатлар;
  • ТР Алексеевск МБ, ТР Әтнә МБ, ТР Мамадыш МБ, ТР Чистай МБ мәктәпләр;
  • ТР Әлмәт МБ, ТР Балтач МБ, ТР Кукмара МБ, ТР Түбән Кама МБ, ТР Норлат МБ балалар бакчалары;
  • ТР Арча МБ Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте;
  • ТР Әтнә МБ «Чулпан» пионер лагере;
  • ТР Бөгелмә МБ балалар техник иҗаты үзәге;
  • ТР Биектау МБ 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше;
  • ТР Алабуга МБ Академик Вәлиев И.К. исемендәге төп өстәмә белем бирү үзәге;
  • ТР Мөслим МБ балалар сәнгать мәктәбе;
  • Казан шәһ. һәм ТР Сарман МБ балалар сәнгать мәктәпләре.

Объектлар исемлеге (октябрь 2020)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International