ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Капиталь төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Алексеевск муниципаль районы Алексеевск штб район Советының административ бинасы төзелеше» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, объектның террорчылыкка каршы якланганлык таләпләренә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турындагы нәтиҗәләргә килделәр. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.

2020 ЕЛНЫҢ 2 АПРЕЛЕНДӘ ЧЫККАН ПР-612 НОМЕРЛЫ РФ ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ КҮРСӘТМӘСЕ РФ ХӨКҮМӘТЕНӘ: «ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫНДА ЭШЧЕЛӘРНЕ ЯҢАДАН ӘЗЕРЛӘҮ ҺӘМ АЛАРНЫҢ КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН КҮТӘРҮ БУЕНЧА КЫСКА ВАКЫТЛЫ ПРОГРАММАЛАРНЫ ЭШЛӘҮ ЗАРУРЛЫГЫ ТУРЫНДАГЫ МӘСЬӘЛӘНЕ КАРАП ҮТӘРГӘ».


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле төзүчеләр, инженерлар, проектлаштыручылар, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау, сүтү буенча смета бәясен, Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне) саклап калу буенча эшләрне билгеләү Методикасы белән (алга таба – Методика)  җыелма смета исәп-хисабына кертелгән үзгәрешләр турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперты Зәринә Раушан кызы Вәлиева сөйли.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Казан шәһ. Совет районының «Җәй» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының капиталь төзелеш объекты буенча уңай бәяләмә бирелде.


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2015 елдан бирле дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында төзелеш объектларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрә. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсе - төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез.

2020 елның сентябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан юл инфраструктурасының 14 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 16 социаль-мәдәни-көнкүреш һәм административ билгеләнештәге объектның проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның сентябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 13 мәгариф учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект документларын карап үтте.

РФ Хөкүмәте ике һәм аннан да күбрәк төбәкләр булган территорияләрдә төзелә торган федераль әһәмияттәге объектларны яки капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү кагыйдәләрен раслады (2020 елның 1 октябрендә чыккан 1591 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International