2020 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект һәм смета документларын, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 12 мәгариф өлкәсе учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.
Объектлар буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә бәяләмәләр бирелде.
Шул исәптән, А.П. Обыденнов исем. Казан автотранспорт техникумы объектына капиталь ремонт ясау һәм Казан шәһ. «Юбилейная станциясе» ТК 220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше өчен бәяләмәләр бирелде.
Объектлар исемлеге (ноябрь 2020)
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма