2020 елның 20 октябрендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан смета нормаларына карата үзгәрешләр кертелде.
Балалар иҗаты үзәген һәм коворкинг-үзәкне реконструкцияләү проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды.
2020 елның 8 октябрендә чыккан 1631 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән санэпиднадзор өлкәсендә 111 норматив хокукый акт юкка чыгарылды.
Карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан ш., Черноморская ур. адресы буенча яшьләр үзәге төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының проектлаштыру биременең таләпләренә, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тауиле т.п. янында азык-төлекне әзерләү бүлеге белән ашлыкны саклау һәм эшкәртү буенча комплекс» объектының тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектын төзү буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак комплексында яңа күп катлы йортлар төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирде. Экспертизаны өч торак йорт үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектлар төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
«РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында илнең 48 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында яшәүчеләр, якындагы айларда квалификацияләрен күтәрә һәм хезмәт күнекмәләре арсеналын киңәйтә ала.
2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан яңа Методиканы куллану буенча мәсьәләләр аңлатылды.
2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрне) төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү буенча смета бәясен билгеләү Методикасында җиһазларны монтажлауга һәм җибәрү-көйләү эшләренә карата сметалар төзегәндә смета нормаларын куллануның яңа нигезләмәләре (алга таба – Методика) турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ смета документларын бәяләр буенча анализлау бүлегенең башлыгы Лилия Атлас кызы Мясоедова сөйли.
Апас штб, Шоссейная ур., 9 адресы буенча урнашкан гамәлдәге футбол кыры территориясендә 900 кв. м тирәсе мәйданлы ике катлы административ бина төзелеше проекты «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсен алды.