Яр Чаллы шәһ. штампланган эшләнмәләр заводы «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертизаны үтте.
Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләр ясадылар. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Штампланган эшләнмәләр заводы Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһ., Хайер Корпорациясе ур., 130 адресы буенча урнашкан. Төзелешнең гомуми мәйданы якынча 33 мең кв. м тәшкил итә.