«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Салават Күпере» ТК яңа йортлар төзелешенә карата бәяләмәләр бирде

2020 елның 11 декабре, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. «Салават Күпере» торак комплексында яңа күп катлы йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Экспертизаны биш торак йорт үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектларның смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

60 фатирлы торак йорт

Проектлана торган бина – беренче катта җәмәгать билгеләнешендәге торак булмаган бүлмәле, 7-10 катлы, 2 секцияле. Бинаның гомуми мәйданы – якынча 6 мең кв. м. Торак йортларда 60 фатир каралган, шуларның 2 бүлмәлесе – 30, 3 бүлмәлесе – 30. Фатирларда коридорлар, кухнялар, торак бүлмәләр, йокы бүлмәләре, санузеллар, урнаштырылган шкафлар проектланган.

72 фатирлы торак йортлар

Проектлана торган биналар – гомуми мәйданы 7 мең кв. м тирәсе булган, 11 катлы, ике секцияле. Торак йортларда 72 фатир каралган, шуларның 2 бүлмәлесе – 36, 3 бүлмәлесе – 36. Фатирларда киләсе бүлмәләр проектланган: коридорлар, кухнялар, торак бүлмәләр, йокы бүлмәләре, санузеллар, урнаштырылган шкафлар һәм пыялалы балкон.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International