ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 22 гыйнварында чыккан 1886-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 30 гыйнварында чыккан 3290-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 12 февралендә чыккан 5363-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның I кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кукмара районының Трыш авылы янында урнашкан, 480 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелеше буенча проект документлары каралып үтте.

Катнашучылар 16 мартта үтәчәк конкурсның 1 турына әзерләнгән, әдәбият укыган һәм яңа смета методикаларын өйрәнгән вакытта, без быел «Иң яхшы сметчик-2021» исеменә кемнәр дәгъва кылуы турында уртаклашырга телибез.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгариф өлкәсендәге өч объект буенча уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Россия төзелеш министрлыгы үз үченә мәгълүмати модель формасындагы материалларны алган (алга таба – Методика) проект документларын әзерләү буенча эшләрнең бәясен билгеләү Методикасын раслады (2020 елның 24 декабрендә чыккан 854/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы).


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Тышкы инженерлык челтәрләре белән 24 фатирлы торак йорт, Солнечный мкр., Ф. Кәримов ур., 8 нче йорт, Урыссу штб, Ютазы районы» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗәләргә килделәр. Объект буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Шунысы ачык, бинаның киртәләү контурын уңышлы эксплуатацияләүдә төп нигезләрнең берсе булып тотрыклы рәвештә нәтиҗәле җылылык изоляциясе тора. Бигрәк тә беренче һәм цоколь катларының фасад системаларында әлеге аспектка игътибар итү бик мөһим, чөнки дымлылык факторының (турыдан-туры капилляр катлаудан башлап һәм сорбцион дымлылыкның котылгысыз күренешләре белән тәмамланып) йогынтысы сизелерлек һәм бу суүтешле җылыткычларның җылылык изоляцияләү сәләтен кайтмас рәвештә начарайта.


26
февраль, 2021 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ автомобиль юлларын үзгәртеп кору буенча уңай бәяләмәләр бирде. Каралып үткән капиталь төзелеш объектлары проектлаштыру биременең, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

РФ Хөкүмәте төзелешкә рөхсәт алу таләп ителми торган очраклар исемлеген яңадан карап үтте.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 26 июненнән башлап, Россия төзелеш министрлыгы сайтында xml-схемасы нигезендә, электрон рәвештә әзерләнә торган экспертиза бәяләмәләре xml форматында формалаштырылырга тиеш. Шул мизгелдән башлап БДБР ДМС экспертиза бәяләмәләрен бары тик xml форматында гына йөкләргә мөмкин булачак. Pdf форматында йөкләнеш туктатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International