«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Мамадыш районында махсуслаштырылган ферма төзелешенә карата уңай бәяләмә бирде

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тауиле т.п. 5760 башка исәпләнгән сөт токымнарының эре мөгезле терлек үстерүе һәм симертүе буенча махсуслаштырылган ферма төзелеше проекты буенча уңай бәяләмә бирде. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Проект документлары белән түбәндәге бүлмәләр каралган:

  • хайваннар, ветеринария һәм ветеринария-санитария объектлары урнаштырыла торган җитештерү зонасы;
  • ашламаларны саклау һәм эшкәртү зонасы;
  • административ-хуҗалык зонасы.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International