Татарстан Республикасы – 2020 ел йомгаклары буенча уңайлы шәһәр мохите булган төп төбәкләрнең берсе

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2020 ел өчен шәһәр мохитенең сыйфат индексы билгеләнде. Уңайлы шәһәр мохите булган төп регионнарның берсе – Татарстан Республикасы. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның 15 шәһәре уңайлы шәһәр мохитенә ия: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Иннополис, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай.

Индекс Россиянең 1116 шәһәре өчен исәпләнгән. Уңай динамика түбәндәге критерийлар буенча билгеләнде:

- халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шәһәр мохитенең сервислары һәм үтемлелек дәрәҗәсе;
- яшелләндерелгән территорияләрне яшелләндерү һәм гражданнар өчен уңайлы итү;
- шәһәр киңлеген яктырту һәм тышкы бизәү дәрәҗәсе;
- халык өчен җәлеп итү нокталары саны.

Хәзерге вакытта уңайлы шәһәр мохите РФ һәр өченче шәһәрендә тәэмин ителгән – 33,6%. 2024 елга, федераль проект нигезендә, аларның саны 60% якын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International