Илнең барлык автомобиль юллары турында мәгълүматлар бердәм мәгълүмат системасында тупланачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Яңа бердәм дәүләт мәгълүмат системасы гамәлдәге Автомобиль юлларының бердәм дәүләт реестрын (АЮБДР) алыштыруга китерәчәк. Бу Россия Федерациясе автомобиль юлларының 100% турында мәгълүматны үз вакытында тапшыруны һәм аларны актуаль хәлдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук юл эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк.

Мондый системаны кертү белән:

  • гражданнар автомобиль юлы турында актуаль мәгълүматка ия булачаклар;
  • автомобиль юллары хуҗалары юллар турындагы мәгълүматларны цифрлы формада актуаль хәлдә гамәлгә кертә һәм саклап тота алачаклар;
  • хакимият органнары өчен автомобиль юллары турында мәгълүматның комплекслы һәм җентекле анализын алу мөмкин булачак;
  • коммерция оешмалары автомобиль юллары турында актуаль һәм дөрес мәгълүматка ия булачак.

Юл фондларын контрольдә тоту системасы үз эченә түбәндәге мәгълүматны алачак:

  • автомобиль юллары милекчеләре турында мәгълүмат;
  • юлларның исемнәре;
  • юл классы һәм категориясенең техник характеристикаларына туры килүе турында мәгълүматлар;
  • юл эшчәнлеге һәм чаралар турында мәгълүмат;
  • юлларның техник торышын бәяләү нәтиҗәләре;
  • юл хуҗалыгы өлкәсендәге контрактлар һәм сатып алулар план-графиклары турында мәгълүматлар;
  • юл-транспорт һәлакәтләре һәм авария-куркыныч участоклары турында белешмәләр;
  • Федераль юл фонды чараларын формалаштыру һәм алардан файдалану турында белешмәләр;
  • автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат;
  • башкарылган юл эшләренең гарантия сроклары һәм бәясе турында мәгълүматлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International