2021 елның апрель нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ юл инфраструктурасының 120ләп объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин: «Без төзелештә инновацион технологияләрне һәм материалларны проектлау һәм гамәлгә кертү вакытында сыгылмалы, альтернатив карарлар кабул итү өчен шартлар тудырабыз».
276 күпфатирлы йорт «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәләрен алды. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауның Региональ программасы кысаларында (2020 елның 5 октябрендәге үзгәрешләр белән 2013 елның 31 декабрендә чыккан 1146 номерлы Татарстан Республикасы министрлар кабинетының карары) 2021 елның апрелендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарында 276 күпфатирлы йортка экспертиза үткәрде.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору, мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне) саклап калу буенча эшләрнең смета бәясен билгеләү Методикасы (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы) үз көченә керүгә бәйле рәвештә, конъюнктур анализны рәсмиләштерү кагыйдәләре билгеләнде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән Халыкара гаилә көне белән котлыйм!
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Лаеш районында автомобиль юлларын үзгәртеп кору буенча бәяләмә бирде. Үзгәртеп кору объекты буенча проект документлары техник регламентларның таләпләренә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлауга карата төзүче биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Үзгәртеп кору объекты буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча Ярдәм итү үзәге булып тора һәм партнерлар белән бергә 2021 елның 1-11 июнендә «Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказчының роле» темасына квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә стандартлар расланды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы штб, Кол Гали ур., 45 адресы буенча аграр көллият өчен тулай торак төзелеше проекты каралып үтте. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 9 Май бәйрәменең тарихы һәм традицияләре турында.