«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан «Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре округының Демский районында Генерал Кусимов урамыннан төньяк-көнчыгыш чиктә, 1.7.1 участогында, автостоянкасы булган күп катлы торак йорт» объекты буенча уңай бәяләмә бирелде.
Күп катлы торак йорт 17 һәм 18 катлы өч секциядән тора. Барлык катлар да торак, йорттагы фатирларның гомуми саны - 486. Территориядә балалар уеннары, өлкәннәр ялы һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар урнашкан, тышкы яктырту, уен һәм спорт җиһазлары урнаштырыла. Парковка зонасын төзекләндерү, газон, чәчәк түтәлләрен төзекләндерү, агачлар утырту каралган.