Екатерина Николай кызы Корсакова: сметаларда ММТ куллану

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую идарәсе башлыгының урынбасары Екатерина Николай кызы Корсакова смета бәясен дөрес итеп тикшергәндә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (ММТ) куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.

Һәр сметаның бурычы – төзелеш бәясен мөмкин кадәр төгәлрәк бәяләүне формалаштыру. ММТ смета документларын тикшергәндә куллануга килгәндә, мондый технологияләр проектларда проектлаштыручы өчен җитди булып тоелмаган мәгълүматны таләп итә, әмма сметчик өчен җитди булган – смета нормаларын дөрес итеп сайлап алу һәм, нәтиҗә буларак, объектның смета бәясен дөрес итеп билгеләү өчен кирәк.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып биш капиталь төзелеш объектына тикшерү үткәрде.

Тикшерү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәгълүмати модельләштерү объекты кулланыла торган материаллар, төзелеш технологияләре, конструктив элементлар, сан күрсәткечләре белән геометрик күләмнәр (озынлык, мәйдан, күләм) турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Иннополис шәһ. «Иннополис» Университетының торак корпуслары» объектында ММТ-модель белән эшләү тәҗрибәсе мәгълүмати модельләр буенча сметаларны тикшерүдә бәхәссез өстенлекләрне һәм кайбер җитешсезлекләрне күрсәтте:

  • Башта кулланыла торган материалларның, эшләнмәләрнең, конструкцияләрнең һәм җиһазларның номенклатурасы һәм саны билгеләнде – бу күрсәткечләр объектның мәгълүмати моделеннән оператив һәм дөрес итеп алына, алар материаллар буенча теләсә нинди спецификацияне йөкләргә мөмкинлек бирә, өстәвенә – чикләнмәгән тапкыр, бу – мәгълүматларның актуальлеген гарантияли.
  • Алга таба әлеге хисапны Excel файлына күчерәбез. Бу операцияләр гадәти ике үлчәмле сызымнар буенча эш белән чагыштырганда, шактый азрак вакытны ала.
  • Смета документларының проект документлары күләмнәренә туры килү-килмәвен тикшерү срогы – турыдан-туры мәгълүмати модельнең ни дәрәҗәдә тулысынча төзелүенә бәйле.
  • Әмма кулланыла торган смета нормалары нигезендә эшләрне дифференциацияләү белән бәйле кайбер кыенлыклар килеп чыкты. Мондый кыенлыкларны бетерү өчен, проектлаучыларга сыйфатлы һәм сметчик өчен кирәк булган мәгълүмат моделен әзерләргә кирәк.

Мәгълүмати модельләштерү бюджет акчаларын оптимальләштерергә, капиталь төзелеш объектларының инвестицион нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төзелешнең иң төгәл бәясен алырга ярдәм итә.

Төзелешне гамәлгә ашырганда мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллануга бәйле чыгымнар 2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы белән расланган Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкярләрне) саклап калу буенча эшләрне, капиталь төзелеш объектларын  төзү, үзгәртеп кору, капиталь ремонтлау, сүтү буенча смета бәясен билгеләү Методикасының 9 кушымтасындагы 2.21 пункты нигезендә җыелма смета исәпләвенең 9 бүлегенә кертелергә тиеш.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ кайнар линиясе: + 7 (843) 207-06-04, help.uslugi@tatar.ru

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International