«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата уникаль бонус программасын эшләтеп җибәрде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин. Теләсә нинди катлаулы проектларга оптималь срокларда экспертиза ясыйбыз.
Капиталь төзелеш проектын карап үтү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Казан шәһ. Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 4, 6 номерлы районара инспекцияләрен урнаштыру өчен административ бина төзелеше» объекты буенча тәкъдим ителгән проект документларының техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килүе турында нәтиҗә ясадылар. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 4 маенда чыккан 18410-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның II кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү учреждениеләрен төзү буенча уңай бәяләмәләр бирде. Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның II кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж, җибәрү-көйләү, проект һәм эзләнү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының күләме турында хәбәр итә.
Капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объекты буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының төзелеше буенча смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
2012 елда Россия инвалидлар хокуклары турында БМО Конвенциясен ратификацияләде. Шул вакыттан бирле бу өлкәдәге законнар, аерым алганда, каршылыкларсыз мохит формалаштыру бурычын тормышка ашыру максатыннан шактый рәвештә эшкәртелде. Бу юнәлешне үстерүгә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ зур өлеш кертә, аның белем бирү үзәгендә бөтен Россиядән белгечләр тарафыннан соралган «Инвалидларның уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасы буенча укулар үткәрелә.
Россия төзелеш министрлыгы «Төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 мартында чыккан 189/пр номерлы боерыкны раслады, ул төзелеш ресурслары классификаторының яңа версиясен гамәлгә кертә.
2021 елның апрель нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә урнашкан 54 мәгариф учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча бәяләмәләр бирелде.
РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин төзелештә BIM-технологияләрне һәм подряд оешмаларында мәгълүмати модельләштерү механизмын (алга таба – Методика) гамәлгә кертү Методикасын эшләргә кушты. Әлеге эш 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләт заказы объектларын проектлаганда мәгълүмати модельне мәҗбүри куллану турында 2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы Россия Хөкүмәтенең карарын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак.