ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2021 ел
сишәмбе

1 марттан Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы Тәэмин итүчеләрнең яңа шәхси кабинетлары белән тулыландырылды.

Россия төзелеш министрлыгы төзелеш бәяләренең яңа эреләндерелгән нормативларын раслады.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 22 гынйварында чыккан 1886-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 30 гыйнварында чыккан 3290-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 12 февралендә чыккан 5363-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 24 февралендә чыккан 6799-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 26 февралендә чыккан 7484-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 4 мартында чыккан 8282-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның I кварталында төзелеш буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителә торган күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләме турында хәбәр итә.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан Казан шәһ., Яр Чаллы шәһ., ТР Әгерҗе МБ, ТР Азнакай МБ, ТР Аксубай МБ, ТР Әлмәт МБ, ТР Балтач МБ, ТР Зәй МБ, ТР Яшел Үзән МБ, ТР Кукмара МБ һәм ТР Сарман МБ юл инфраструктурасының 18 объекты карап үтелде.


12
март, 2021 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ территорияләрне төзекләндерүнең 18 объекты буенча проект һәм смета документларын карап үтеп, капиталь төзелеш объектлары төзелешенең смета бәясе дөрес итеп билгеләнүе турындагы бәяләмә бирде.

2021 елның февраль нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Яңа Чишмә, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнарында 19 балалар һәм яшүсмерләр инфраструктурасы объекты буенча уңай бәяләмәләр бирде.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән 2022 елның 1 гынйварыннан дәүләт заказы объектларында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен мәҗбүри файдалануга күчү билгеләнде.

2021 елның февраль аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан Казан шәһ. 78 күпфатирлы йортка карата экспертиза үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча объектларга карата капиталь ремонтлауның смета бәясе дөрес итеп билгеләнүе турында уңай бәяләмәләр бирелде.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ВІМдагы проектларны экспертизага кабул итә. ВІМ-проектларга экспертизаны РФ теләсә кайсы төбәгеннән теләсә кайсы заказ бирүче үтә ала.

«Смета документларын төзегәндә төзелеш объектлары буенча смета бәясен билгеләүнең яңа методикасы нигезләмәләрен гамәли куллану. Смета документларының форма һәм структура өлешендә программа продуктында сметалар төзү мисаллары (СР, ЛСР, ОСР, ССРСР)».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International