Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 20 августы, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында 42 күпфатирлы йортларның смета документларына экспертиза үткәрде

Эшләр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Төбәк программасы кысаларында башкарыла (2021 елның 21 июлендә чыккан 634 номерлы үзгәрешләр белән 2013 елның 31 декабрендә чыккан 1146 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары).

Татарстан Республикасы Алабуга, Менделеевск, Арча, Мамадыш, Тәтеш, Саба районнарының, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы йортларда капиталь ремонт планлаштырылган.

Объектлар исемлеге (июль 2021)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

Экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International