ТР Баулы районында «Карлыгач» балалар лагере төзелеше проекты буенча бәяләмә

2021 елның 24 августы, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасы Баулы районының «Карлыгач» автоном балалар сәламәтләндерү-ял итү учреждениесе» төзелеше объекты буенча уңай бәяләмә бирде

Экспертиза нәтиҗәләре буенча капиталь төзелеш объектының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламентларның таләпләренә туры килүе ачыкланды. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Объект Баулы шәһ., Төньяк тыкрык, 18 адресы буенча гамәлдәге балалар лагере территориясендә урнашкан. Проект белән 108 кешегә исәпләнгән ике йокы корпусы, контроль-үткәрү пункты, 112 урынга исәпләнгән ашханә һәм медпункт төзү каралган. Лагерь территориясендә футбол һәм баскетбол кыры, уен кыры, балалар һәм ата-аналар өчен иҗтимагый чаралар (учак) уздыру өчен мәйданчыклар, элмә астындагы ачык сәхнә, ачык тамаша залы, беседкалар урнашкан. Лагерь телевидение, хәбәр итү, видеокүзәтү системасы, сакчылык-тревога һәм автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

Экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International