ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Бердәм мәгълүмати платформа подрядчыларга төзелеш эшләрен башкару өчен кирәкле тәҗрибәгә һәм квалификациягә ия булган белгечләр турында оператив белешмәләр табарга, белгечләргә – мондый эшләргә мохтаҗ булган эш бирүчеләрне табарга, заказчыларга – подрядчы оешманың портфолиосын һәм белгечлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасында «Наше время – Безнең заман» IX ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен гамәлгә кертү буенча Ярдәм итү үзәге булып тора һәм партнерлар белән бергә 2021 елның 13 – 23 июлендә «Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказчының роле» темасына семинар үткәрә.

2021 елның 29 июнендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «ДОМ.РФ» АҖ вәкилләре белән очрашу үтте. Очрашуны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов үткәрде.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 1 июленнән федераль смета-норматив базадагы (ФСНБ-2020) үзгәрешләр һәм өстәмәләр гамәлгә керә.

Түбән Новгородта үткән «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» VI конференциясендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Александр Сергей улы Козлов төзелеш тармагын һәм ТКХ цифрлаштыру стратегиясе турында сөйләде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә уңайлы мохит буенча квалификация күтәрү курслары үтәчәк.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 2 июнндә чыккан 1486-р номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең күрсәтмәсе белән төзелешкә, үзгәртеп коруга карата проект документлары дәүләт экологик экспертиза объектлары булмаган социаль инфраструктура объектлары исемлеге расланды.

2021 елның 1 июленнән «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналар һәм корылмаларның үтемлелеге СНиП 35-01-2001» актуальләштерелгән 59.13330.2020 КҖ гамәлгә керә.


25
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 30 июнендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналарны һәм корылмаларны проектлау, төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлаганда типик хаталарны карап үтү» дигән семинар үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International