«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза: Казан шәһ. «Светлая долина» торак йорты

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Бөтен Россия буенча теләсә нинди катлаулы проектларга экспертиза үткәрәбез

Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметәбез

Берничә секунд эчендә электрон XML-документ форматында бәяләмәләр бирәбез

«Казан шәһ. Совет районында урнашкан ПК-17, «Светлая долина» торак районының М-1 микрорайонындагы 5 корпус, 1-17 номерлы торак йорты» капиталь төзелеш объекты буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча техник регламентлар таләпләре нигезендә уңай бәяләмә бирелде. Капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Проектның үзенчәлекләре:

• Гомуми мәйданы – 25 270,38 м²;

• Катлар саны – 19, шул исәптән 1 җир асты каты;

• Фатирлар саны – 320: бер бүлмәлеләр – 133, ике бүлмәлеләр – 119, өч бүлмәлеләр – 51, дүрт бүлмәлеләр – 17;

• Фатирларда коридорлар, кухнялар, торак бүлмәләр, шкафлар, аерым һәм берләштерелгән санузеллар, пыялалы лоджияләр проектланган;

• Өлкәннәр өчен ял итү урыннары, балалар өчен уен һәм спорт-физкультура, хуҗалык мәйданчыклары;

• 15 урынлы вакытлы стоянка һәм 60 машина-урынга даими стоянка;

• Күпьеллык үсемлекләр чәчү белән территорияне яшелләндерү.

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны аша, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперт эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Гүзәл Рифат кызы Ногманова белән киңәшләшергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International