«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча сметчикларны укыта башлады

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 13-17 сентябрь көннәрендә мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча сметчиклар квалификация күтәрүне башлый. Укулар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә үтә.

Белем алу программасы 2 модульдән тора. Укуларны бөтен курс буенча яки аерым модуль буенча узарга мөмкин:

Модуль 1. ММТ-технологияләрен исәпкә алып, заказчы эшчәнлеген закон нигезендә норматив-хокукый җайга салу.

Модуль 2. ММТ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза үткәрү.

Белем алу программасында:

  • законнардагы үзгәрешләргә күзәтү, гамәлдәге смета нормативлары, бәя кую буенча актуаль мәсьәләләр;
  • смета документларын төзү өчен ММТ-модель мөмкинлекләре;
  • ММТ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза үткәрү үзенчәлекләре;
  • 2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган төзелеш буенча смета бәясен билгеләү методикасын җентекләп тикшерү;
  • смета документлары формалары һәм структуралары өлешендә программа продуктында сметалар төзү мисаллары (СР, ЛСР, ОСР, ССРСС) һ. б.

Белем алу формасы:

  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә, көндезге формада (30дан артык булмаган кеше саны), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22;
  • Онлайн.

Белем алу вакыты:

9:00дән 16:00гә кадәр

Белем алу бәясе:

Бер тыңлаучыга 12 800 сум (ӨБС салынмый).

Курслар башлану турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин

Укырга язылырга: +7 (843) 253-75-49, +7 (960) 043-43-44, info@proff-standart.ru

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International