Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Якты Күл бистәсендә һәм Ивановское авылында төзелеш проектлары буенча бәяләмә

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Якты Күл бистәсендә һәм Ивановское авылында 250 торак йортка исәпләнгән компактлы торак төзелеше өчен инженерлык инфраструктурасы объектларының төзелеше һәм мәйданчыкны төзекләндерү проектлары буенча уңай бәяләмәләр бирде

Экспертлар объектлар буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә дигән нәтиҗәгә килделәр. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Проект нигезендә автомобиль юлларын төзү һәм суэтем башняларын урнаштыру белән төзелә торган авыл җирлегендә су белән тәэмин итү челтәрләрен урнаштыру каралган

Якты Күл бистәсендәге проектның үзенчәлекләре:

  • Урамнарның гомуми озынлыгы – 4,7 км
  • Суүткәргеч челтәренең гомуми озынлыгы – 12 668 м
  • Су башнясы – 3 данә
  • Җир өсте насос станциясе – 2 данә

Ивановское авылында проектның үзенчәлекләре:

  • Урамнарның гомуми озынлыгы – 5,8 км
  • Суүткәргеч челтәренең гомуми озынлыгы – 9 982 м
  • Су башнясы – 2 данә
  • Җир өсте насос станциясе – 2 данә

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

Экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International