Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча, объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килүе ачыкланды. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Сәламәтләндерү комплексы проекты контроль-үткәрү пунктын, клубны, ашханәне, 4 йокы корпусын, душ комплексын, 2 складны, ябык мәйданчыкны, беседкаларны, 8 машина урынына исәпләнгән автостоянканы, территория яшелләндерүне күздә тота.